ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Электрон хәрби билетны бозган яки югалткан өчен штраф салырга җыеналар

25 март 2019, 16:45 , Фото: архив / Ильнар Тухбатов

Электрон хәрби билетны бозган яки югалткан өчен штраф салырга җыеналар Закон проектын әзерләүчеләр 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф кертү тәкъдиме белән чыга.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 27 мартта Федерация Советының пленар утырышында электрон хәрби билетын югалткан яки бозган хәрби хезмәткәрләр өчен штраф кертү турындагы закон проекты каралачак. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Инициатива авторлары — Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисе Виктор Бондарев җитәкчелегендәге сенаторлар төркеме. Административ хокук бозулар турындагы кодекска хәрби исәп билетын белә торып бозган яки югалткан өчен хәрби хезмәткәрләргә җаваплылык билгеләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Идея авторлары 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф кертү тәкъдиме белән чыга.

Бүгенге көндә документны югалткан яки бозган өчен закон нигезендә бернинди дә җәза каралмаган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10