ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия төбәкләреннән җыелган туган тел укытучылары Казанда белемнәрен сынап карый

25 март 2019, 14:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия төбәкләреннән җыелган туган тел укытучылары Казанда белемнәрен сынап карый Бәйгедә Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Пермь, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск укытучылары катнаша.

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Казанда Туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия мастер-класс конкурсында 50 педагог катнаша. Бәйгенең соңгы этабы бу көннәрдә Казан кооператив институтында уза.

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков әйтүенчә, быел конкурста Республиканың 40 районы һәм Россиянең 10 төбәге катнаша. Алар арасында Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләре бар.

"Бәйгедә катнашучылар бүген жюри әгъзаларына дәресләрдән өзекләр тәкъдим итә, ә иртәгә алар бер-берсенә туган тел укыту буенча мастер-класслар күрсәтәчәк. Шулай итеп педагоглар биредә үз эш тәҗрибәсен уртаклаша ала", -  ди Илгиз Халиков.

Чараның соңгы көнендә катнашучылар ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белән туган телне саклап калу темасына түгәрәк өстәлдә була.

Конкурс нәтиҗәләре 27 мартта билгеле булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10