ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Быел "Дуслык күпере" фестиваленең концертлар саны арткан

25 март 2019, 14:00 , Фото: Рамиль Гали

Быел Фестиваль 13 апрельдә Казанда башланып китә.

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Былтыр "Дуслык күпере" фестивале концертлары Россиянең татар һәм башкортлар яшәгән 11 төбәгендә генә булса, быел ул 16 төбәктә булачак. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә проектның идея авторы һәм сопродюсеры Рифат Фәттахов әйтте.

“Быел географиябез киңәйде. Концертларга Саратов, Магнитогорск кебек шәһәрләр өстәлде. Сораулар күп булгач, Уфадан кайтышлый Чаллыга да кереп чыгачакбыз”, - диде Рифат Фәттахов.

"Дуслык күпере" фестивале “Казан – Уфа арасы” дигән шигарь белән үткәрелә.

Фестиваль концертлары Казанда башланып китә. Беренче концерт “Пирамида” сәхнәсендә 13 апрельдә була. 29 апрельдә Уфа шәһәрендә “Башкортстан” дәүләт концертлар залында төгәлләнә.

Оештыручылар әйтүенчә, киләчәктә фестиваль концертлары Россия шәһәрләре белән генә чикләнмичә, чит илләргә дә чыга башлаячак.

Концерт программасына Казан белән Уфадан тыш, Саратов, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Чиләбе, Магнитогорск, Еактеринбург, Төмән, Нижневартовск, Сургут, Пермь, Чаллы шәһәрләре кертелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10