ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Саратовта татар яшьләре форумында актив катнашучыларга китап һәм айфон бүләк иткәннәр

25 март 2019, 12:41 , Фото: tatar-congress.org

Саратовта татар яшьләре форумында актив катнашучыларга китап һәм айфон бүләк иткәннәр Өлкә китапханәсенә 200ләп делегат җыелган.

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). 23 март көнне Саратовта узган беренче татар яшьләре форумында актив катнашучыларга китап һәм айфон бүләк иткәннәр. Өлкә китапханәсенә 200гә якын делегат килгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара бер көнлек булды, катнашучыларны форум эшендә актив катнаштыру өчен сорау-җавап һәм дискуссия формалары кулланды. Ахрына кадәр актив катнашканнарга бүләкләр — китап һәм айфон телефоны бүләк ителде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Форумда Тимур Надров — 2017 елның W5 версиясе буенча дөнья чемпионы, Рөстәм Шакеров — юрист, галим, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советының идарә әгъзасы вазифаларын башкаручы, Илнар Галиев — 2013 елгы Универсиадада билбау көрәше буенча 80гә кадәр авырлык категориясендә җиңүче чыгыш ясаган.

Шулай ук Илгиз Шәйхрәзиев — Татарстан Дәүләт камера хоры солисты, Yummy Music лейблы артисты, Айдар Булатов «Булатов групп» дәүләт корпорациясе хуҗаларының берсе, Тәбрис Яруллин — Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Алсу Хафиз — «Идел «яшьләр үзәге директоры» да булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10