ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркия Президенты апрельдә Мәскәүгә килергә җыена

24 март 2019, 16:37

Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия һәм Төркиянең Мәдәният елы ачылышында катнашачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоганның Мәскәүгә сәфәре 8 апрельгә планлаштырылган булуын раслады. Ике ил җитәкчесе югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек Советы утырышын үткәрәчәк. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Әйе. Югары совет утырышы әзерләнә», - дигән Дмитрий Песков. Алдарак Россия Президенты матбугат хезмәте апрельдә Мәскәүдә ике президент рәислегендә Россия белән Төркиянең югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек Советы утырышы планлаштырылган дип хәбәр иткән иде.

Моннан тыш, Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган бергәләп Россия белән Төркиянең Мәдәният елы ачылышында катнашырга килешкән. Чара 8 апрельдә Мәскәүдә Зур театрда узачак.

  • Россия Президенты белән Төркия Президенты соңгы тапкыр 14 февральдә Сочида очрашкан иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10