ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда Фикрәт Табиевка һәйкәл куелачак

24 март 2019, 16:08

Фикрәт Табиев тырышлыгы ярдәмендә, Татарстанда «КАМАЗ» заводы төзелгән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Автошәһәрдә партия эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиевка һәйкәл куелачак. Һәйкәл эскизын сынчы Факил Гәйфетдинов ясаячак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Фикрәт Табиев ярдәме белән «КАМАЗ» нәкъ менә Чаллыда төзелгән. Автогигант төзелеше елларында ул Татарстан белән җитәкчелек иткән. 

Фикрәт Табиев һәйкәле шәһәрнең аның исеме белән аталган  яр буенда урнаштырылачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10