ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Киров өлкәсеннән килгән пассажир Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән

24 март 2019, 14:13 , Фото: очевидцы

Киров өлкәсеннән килгән пассажир Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән «Форд» һәм унынчы модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машиналар кара-каршы бәрелешү аркасында, Киров өлкәсеннән килгән «унлы» автомобиленең пассажиры үлгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

«6.00 сәгатьтә Казан–Ульяновск юлында «Форд» һәм унынчы модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән», дип сөйләде шаһитлар.

Автомобильләр зур тизлектә хәрәкәт иткән, дип фаразлана. Бәрелешү аркасында «Лада» автомобиле капотсыз калган. Чит ил машинасына да җитди зыян килгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «унлы» автомобиленең пассажиры үлгән. Беренчел мәгълүмат буенча, тагын берничә кеше имгәнгән. Төгәлрәк мәгълүмат аныклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10