ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Висагинас татарлары Сабан туе Литваның матди булмаган мәдәни мирасы итеп танылды

24 март 2019, 16:19 , Фото: tatar-congress.org

Висагинас татарлары Сабан туе Литваның матди булмаган мәдәни мирасы итеп танылды Сабан туен “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә кертүне Висагинас мәдәният үзәге һәм Висагинас татар җәмгыяте тәкъдим иткән.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). 15 март көнне Вильнюс ратушасында 2018 елда “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә кертелгән объектларны, аларны саклаучыларны, заявка әзерләүчеләрне тәкъдим иттеләр. Алар арасында Висагинас татарларының Сабан туе бәйрәме дә бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Висагинас татарлары Сабан туен “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә кертү тәкъдиме белән Висагинас мәдәният үзәге һәм Висагинас татар җәмгыяте чыккан.

Милли традицияләрне, йолаларны, мәдәни мирас үрнәкләрен саклаучыларны Мәдәният министры Миндугас Кветкаускас сәламләгән. Аларга танылган мәдәният, җәмәгать, спорт эшлеклеләре сертификатлар тапшырган.

Кирәкле мәгълүматне туплау, теркәү белән Висагинас мәдәният үзәге урынбасары Виолета Абарене һәм Висагинас татар җәмгыяте рәисе Зилә Кәримова шөгыльләнде. Ә теркәлү турында сертификатны танылган философ, рәссам Арунас Гелунас тапшырды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә 22 объект кертелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10