ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мамадыш башлыгы балаларны "Йолдызлык" фестиваленә әзерләүче педагогларга рәхмәт әйтте

24 март 2019, 11:39 , Фото: Рамиль Гали

Мамадыш башлыгы балаларны Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш районнарыннан җыелган балалар "Созвездие"-"Йолдызлык" фестиваленең берләштергән сайлап алу турында катнашты.

Казан, 24 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов балаларны "Созвездие"-"Йолдызлык" фестиваленә әзерләгән педагогларга рәхмәтен район мәдәният йорты сәхнәсеннән җиткерде. Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан килгән балалар өчен сайлап алу туры Мамадыш шәһәрендә булды.

"Мамадыш фестивальне кабул итүе белән горур һәм бәхетле. Педагогларга бик зур рәхмәт - сез ел саен шедеврлар, уникаль номерлар әзерлисез. Инде бөтен мөмкинлекләр күрсәтелеп беткәндер кебек. Ә сез тагын яңаларын уйлап табасыз", - диде ул.

Анатолий Иванов талантлы балалар тәрбияләгән ата-аналарга һәм гадел жюрига рәхмәтләрен җиткерде. Чыгышын тәмамлап район башлыгы Дмитрий Тумановка "Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен" медале тапшырылды.

"200 ел элек Нократ буена Мамадыш карт килеп утырган иде - безнең хәзер Мамадыш шәһәребез бар. Ике көн элек биредә "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале жюриы килеп урнашты. Безнең хәзер шушы фестивалебез бар", - дип башлады концертны алып баручы һәм фестивальнең жюри әгъзасы Дмитрий Платонов.

Фестивальнең гала-концертында Мамадыш шәһәренең "Непоседы", "Лаборатория", "Притяжение", "Радуга" хореография коллективлары, "Эскиз", "Конфетти" вокаль ансабльләре катнашты.

  • Фестиваль нәтиҗәләре 19 апрельдә Казанның "Пирамида" сәхнәсендә үтәсе гала-концертта билгеле булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10