ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Питрәчлеләр хоккейда узган елгы уңышны кабатлады

24 март 2019, 06:00 , Фото: pestrecy-rt.ru

Питрәчлеләр хоккейда узган елгы уңышны кабатлады Район командасы даими беренчелекләрне югары дәрәҗәдә үткәрде, ун уеннан сигезендә җиңде.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Алга”, Ильшат Гайсаров). Узган елдагы кебек, Питрәч хоккейчылары республика беренчелегендә бронза медальләр яулады. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Ир-атлар командалары арасында “А” группасында хоккей буенча Татарстан беренчелеге тәмамланды, анда республикадан алты команда катнашты. Башта алар ике әйләнешле турнирда иң яхшы дүрт команданы билгеләделәр, аннары плей-офф сериясендә чемпион һәм призерлар ачыкланды.

Район командасы даими беренчелекләрне югары дәрәҗәдә үткәрде, ун уеннан сигезендә җиңде. Ул бары тик булачак чемпионнарга, теләчелеләргә генә оттырды.

Финалда күршеләр – теләчелеләр һәм сабалылар очрашты. Мавыктыргыч уенда теләчелеләр көчлерәк булып чыкты, алар 5:2 исәбе белән җиңделәр, сабалылар матч ахырында гына ике алка керттеләр.

Җиңүчеләргә кубокларны, медальләрне Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Владимир Суслов тапшырды.

Шунысы сөендерә, беренчелекнең иң яхшы уенчысы булып безнең һөҗүмче Сабир Янов танылды. Турнирның иң яхшы уенчылары: Азат Фәйзрахманов (“Тимерхан”) – сакчы, Илшат Газизҗанов – капкачы, Алексей Дмитриев – һөҗүмче (икесе дә “Тюлячи” командасыннан). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10