ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тәтештә “Театр сәхнәсе” дип исемләнгән район фестивале дәвам итә

24 март 2019, 00:00 , Фото: tetyushy.ru

Тәтештә “Театр сәхнәсе” дип исемләнгән район фестивале дәвам итә “Экспромт” дигән театр коллективы Александра Александринаның “Үзебезнеке­ләр һәм чит-ятлар” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльне тәкъдим итте.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова). Тәтеш районында, "Театр сәхнәсе" фестивале кысаларында, чираттагы премьера Удельное-Нечасово Мәдәният йорты сәхнәсендә булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

“Экспромт” дигән театр коллективы Александра Александринаның “Үзебезнеке­ләр һәм чит-ятлар” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльне тәкъдим итте. Андагы күренешләр 1943 елның көзендә Белоруссиядә немецлар тарафыннан басып алынган исемсез хуторда бара.

Спектакльнең нигезендә – Федора апа, Поля исемле кыз, немецлар һәм полицай арасындагы катлау­лы мөнәсәбәт, боларның барысын да нибары дүрт актерга тамашачы хозурына җиткерү насыйп булды.

“Репертуарны озак сайладык. “Үзебезнекеләр һәм чит-ятлар” пьесасы мине тетрәндерде. Аның мәгънәсен һәм геройларның холкын тамашачының күңеленә тап­шыра алыр­бызмы икән дигән шикләнүләр бераз булды. Уңышлы башкардык, дип өметләнәм”, – дип уртаклашты Наталья Анатольевна.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10