ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә "Игелекле капкачлар" арткан

24 март 2019, 03:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә Узган елның декабрендә әлеге капкачларны җыю өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга махсус арт-объект урнаштырылган иде.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Әгерҗедә “Игелекле капкачлар” акциясе дәвам итә. Бу хакта район басмасы яза.

Узган елның декабрендә әлеге капкачларны җыю өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга махсус арт-объект урнаштырылган иде.

“Игелекле капкачлар” проектының асылы тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыюдан гыйбарәт.

Капкачларны сатудан кергән акча инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүгә тотыла.

"Экологик һәм рухи яктан әһәмиятле гамәлгә һәр райондашыбыз үз өлешен кертә ала", - дип ассызыклый район басмасы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10