ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тукай районының "Ярыш" хуҗалыгы быел гектарына 70 килограмм ашлама кертергә ниятли

24 март 2019, 01:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районының Бүген хуҗалыкта 200 тоннадан артык минераль ашлама бар.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, ”Якты юл”, Эльвира Абдуллина). Тукай районының “Ярыш” хуҗалыгына гектарына 70 килограмм ашлама кертү бурычы куелган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Мул уңыш алуның мөһим шарты – җитәрлек күләмдә минераль ашламалар туплау. Бүген хуҗалыкта 200 тоннадан артык минераль ашлама бар. Бу – әлегә гектарына 39 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туры килә дигән сүз.

“Шушы көннәрдә тагын 60 тонна ашлама кайтачак”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. – Быел һәрбер гектарга кимендә 70 килограмм ашлама кертү бурычы тора”.

“Эшне тиз тоту өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы шарт инде”, – ди җитәкче.

Ярышлылар техниканы әзерләү белән кыштан ук шөгыльләнә. Чәчү кампаниясенә 5 тырма агрегаты, 2 чәчү комплексы, 4 культивацияләү һәм 2 катоклау агрегаты белән чыгачаклар. Бүгенге көндә план нигезендә техниканы төзәтү төгәлләнеп килә.

2018 елда хуҗалык Агромастер предприятиесе җитештергән яңа чәчү комплексы алган иде. Комплекс үзен уңай яктан күрсәтте, – ди Рәсим Мансурович. Быел исә 12 метр киңлектәге культивацияләү агрегаты сатып алганнар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10