ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар матбугаты

«Акча биреп тор әле»: шәхси мәгълүматларны ничек сакларга? - "Шәһри Казан"

23 март 2019, 17:18 , Фото: shahrikazan.ru

«Акча биреп тор әле»: шәхси мәгълүматларны ничек сакларга? - Социаль челтәрдә он-лайн фотоларны куйганда сак булыгыз, шулай ук чек кәгазьләрен, билетларны да фотога төшереп куярга киңәш ителми.

(Казан, 23 март, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффарова). Берсендә танышларым шалтырата башладылар. Баксаң, миннән аларның барысына да: «Сәлам, акча биреп тор әле» дигән хәбәр килгән.

Социаль челтәрдәге шәхси «бит»емне җимергәннәр икән. Минем исемнән мошенниклар дусларымнан акча сораган. Кемнәргә генә язып бетермәгәннәр?! Сыйныфташларымнан алып җитәкчеләрдән, артистлардан, дин әһелләреннән кадәр әҗәткә акча сораганнар. Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым, валлаһи. Иң аянычлысы, бер күршем бу сүзләргә ышанган. «Миңа» акча күчерергә булган. Минем исемемнән күршем белән сөйләшкән мошенниклар барысын да өйрәтеп торганнар, телефон номерын сораганнар, аннары шул номер буенча күршемнең интернеттагы шәхси кабинетына кергәннәр, кыскасы, акча җибәрер вакыт җиткәч кенә, күршем эшнең нидә икәнен аңлап алган.

Мошенниклар кушканны эшләми башлагач, тегеләр әллә борчылудан, әллә ялгышудан, күршемнең үзенә 400 сум күчергәннәр. Аннары, сүгенә-сүгенә, акчаны кире кайтаруны таләп иткәннәр. Ярый күршем барлык парольләрне алыштырып өлгергән. «400 сумны син җибәрмәгәнсеңдер бит инде, кире кайтарасы түгелме?» – дип, миңа да шалтыратты әле. Рәхәтләнеп көлештек инде, әнә шулай мошенниклар үзләре төп башына утырып калдылар.

Персональ мәгълүмат, аларны яклау турында соңгы елларда еш ишетергә туры килә. Гадәттә килешүләр төзегәндә, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм дигән документларга кул куйдырталар. Бу нәрсә өчен кирәк, персональ мәгълүматларны саклау турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе юрист Марсель Шаһидуллин белән сөйләштек.

Билгеле бер физик затка кагылышлы теләсә нинди мәгълүмат аның шәхси, ягъни «персональ данныйлары» дип йөртелә. Моңа кагылышлы төп нормалар «Персональ мәгълүматлар турында»гы 152нче Федераль законда тупланган. Кызганыч, хәзерге заманда кешенең шәхси мәгълүматларын үз файдасына кулланучы мошенниклар җитәрлек. Яңа технологияләр каракларга эшне тагын да җиңеләйтә, банктагы счет номерларын, парольләрне, логиннарны нәкъ менә гаджетлар аша беләләр. Иң куркынычы – компьютерга, телефонга вируслы программалар урнаштыру. Бу вакытта шәхси мәгълүматларны күчереп алырга аеруча җайлы икән. Кеше турында күп мәгълүматны социаль челтәрләр аша белергә дә мөмкин.

Зыянлы программаны мошенниклар электрон почтага да юллыйлар. «Кайбер кешеләр тиз ышанучан була. Еш кына, сез миллион оттыгыз ише хәбәрләргә ышанып, документлар имзалый. Гомумән, кул куйганда, үзең турында мәгълүмат биргәндә, сак булу кирәк. Белмәгән кешегә ишек ачмасаң хәерлерәк», – ди Марсель Шаһидуллин.

5 киңәш

Шәхси мәгълүматларны ничек сакларга?

1. Социаль челтәрдә он-лайн фотоларны куйганда сак булыгыз, шулай ук чек кәгазьләрен, билетларны да фотога төшереп куярга киңәш ителми.

2. Кафеларда, паркларда, сәүдә үзәкләрендәге вай-файлардан бик кулланмаска тырышыгыз.

3. Катлаулы парольләр булдырыгыз. Җиңел парольләрне мошенниклар тиз белеп ала. Мөһим мәгълүматны электрон почта, мессенджерлар аша җибәрмәскә кирәк.

4. Сайтлардагы төрле реклама баннерларына басмагыз.

5. Интернет аша акча түләргә туры килгәндә, сайтның ышанычлы булуын тикшерегез.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10