ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин Башкортстан халкын Республика оешуга 100 ел тулу белән котлады

23 март 2019, 15:29

Бүген Башкортстан хаклы рәвештә лидер төбәкләрнең берсе булып санала, диелгән котлауда.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан халкын Республика оешуга 100 ел тулу белән котлады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Котлауда, аерым алганда: «Кадерле дуслар! Сезне истәлекле юбилей — Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу белән котлыйм. Бу вакыйга илебездә милли-дәүләт төзелеше тарихында мөһим этап булды, Башкортстан язмышында әһәмиятле роль уйнады: аның икътисади үсешенә, республикада яшәүче халыкларның үзенчәлекле традицияләрен, бай мәдәни, рухи мирасын саклауга ярдәм итте.

Бүген Башкортстан хаклы рәвештә лидер төбәкләрнең берсе булып санала. Халыкның нәтиҗәле хезмәте, уйланылган идарә карарлары нәтиҗәсендә республика үзенең инновацион потенциалын ышанычлы рәвештә үстерә. Монда җитди инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудырыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, энергетика, социаль һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендә кирәкле проектлар уңышлы тормышка ашырыла.

Һәм бу масштаблы инициативалар кешеләрнең иминлеген, аларның тормыш сыйфатын арттыруга хезмәт итә. Туган якка мәхәббәт, аның чәчәк атуына, үзара хөрмәт һәм килешеп яшәвенә ихлас омтылыш алга таба да сезгә Башкортстан Республикасы һәм бөтен Россия мәнфәгатьләрендә билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә бәхет, сәламәтлек, яңа казанышлар телим!» - диелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10