ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сарманлылар язны каршы алды

23 март 2019, 23:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарманлылар язны каршы алды Мәдәният йорты каршындагы мәйданда сарманлылар кышны озатып, яз кызы Нәүрүзбикәне каршылады.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, “Сарман”, Зөлфия Шәрипова). Кичә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сарманлылар кышны озатып, яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, иң матур теләкләрен җиткерде.

Соңыннан сәхнә районның иң оста җырчылары, фольклор һәм вокаль ансамбльләр, гармунчылар һәм музыкантларга бирелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10