ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Астананы рәсми рәвештә Нур-Солтан дип үзгәрттеләр

23 март 2019, 13:44 , Фото: архив tatarstan.ru

Астананы рәсми рәвештә Нур-Солтан дип үзгәрттеләр Казахстанның яңа президенты Касым-Жомарт Токаев башкала исемен үзгәртү турындагы указга кул куйды.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Казахстанның яңа Президенты Касым-Жомарт Токаев башкала исемен үзгәртү турындагы указга кул куйды. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрен Казахстан Республикасы башкаласы Нур-Солтан шәһәре итеп үзгәртергә», — диелгән документта.

Указ рәсми рәвештә басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.

Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев 19 мартта отставкага китүен игълан итте. Вәкаләтләрен ул парламент сенаты спикеры буларак Токаевка тапшырды - ул дәүләт башлыгы вазифаларын 2020 елга планлаштырылган чираттагы сайлауларга кадәр башкарачак.

Икенче көнне Токаев ант кабул итте һәм башкаланы Нур-Солтан дип үзгәртү тәкъдиме белән чыкты, ә парламент депутатлары Конституциягә тиешле төзәтмәләрне хуплады. Моннан тыш, Токаев Назарбаев хөрмәтенә монумент булдырырга һәм өлкә шәһәрләренең үзәк урамнарын аның исеме белән атарга чакырды.

Астана (тәрҗемә иткәндә — «башкала») исемен кала 1998 елда, Казахстан башкаласы булгач ала. 1961 елга кадәр шәһәр Акмуллинск дип атала, аннары аны Целиноград дип үзгәртәләр, ә 1992 елдан 1998 елга кадәр ул Акмулла дип аталган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10