ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә закон бозган чит ил гражданнарын җаваплылыкка тартканнар

23 март 2019, 20:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешәндә закон бозган чит ил гражданнарын җаваплылыкка тартканнар Татарстан Республикасында законсыз миграцияне булдырмау, аңа чик кую максатында “Легаль булмаган мигрант” оператив чарасы үткәрелә.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”). Чирмешән районының полиция хезмәткәрләре районда чит ил гражданнары яшәүче һәм гражданлыклары булмаган кешеләр яшәүче 13 урынны тикшерде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасында законсыз миграцияне булдырмау, аңа чик кую максатында “Легаль булмаган мигрант” оператив чарасы үткәрелә. Ул дүрт этапта: 2019 елның 11-20 мартында, 3-12 июньдә, 9-18 сентябрьдә, 2-11 декабрьдә оештырыла.

Миграция өлкәсендә закон бозуларның 7 очрагы ачыкланды, шул исәптән, чит ил гражданнарының РФ территориясендә булу режимы бозылу белән бәйле – 3, чит ил кешеләрен хезмәткә тарту һәм яллау тәртибен бозган өчен 4 административ беркетмә төзелде. 14 мең сум күләмендә штраф салынды һәм түләтелде.

Суд чит ил гражданнарын РФ территориясеннән чыгару хакында бер карар чыгарылды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10