ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай районының Биклән авылы халык театры "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен сәхнәләштергән

23 март 2019, 19:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районының Биклән авылы халык театры Режиссер тырышкан, остазы Илдус Абдуллин да ярдәм иткәндер, мөгаен, – спектакль бик уңышлы чыкты.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, “Якты юл”). Тукай районы Биклән авылы үзешчәннәре яшь режиссер Алия Хәмидуллина җитәкчелегендә Туфан Миңнуллинның “Әниләр hәм бәбиләр” спектаклен сәхнәгә  куйды. Бу хакта район басмасы яза.

Күренеп тора: режиссер тырышкан, остазы Илдус Абдуллин да ярдәм иткәндер, мөгаен, – спектакль бик уңышлы чыкты. Сәхнә зәвыклы итеп бизәлгән. Декорацияне үз куллары белән өлкән яшьтәге Илдус абый Абдуллин ясаган. 

Яшь режиссер теманы да бик уңышлы сайлаган. Чөнки ана hәм бала, тәрбия, әхлак темасы hәрвакыт актуаль. Ә артистларыбызга килгәндә, профессионаллардан берсе дә ким түгел.

Төп рольне балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Зыятдинова башкарды. Бик оста җырлый ул. Бу юлы да халык аңа сокланып утырды. Ә кызы Гүзәл исә шәфкать туташы ролен уңышлы уйнады.

Банк хезмәткәре Нурисә Гыйниятуллина Алтынчәч ролендә иде. Яшь әни Валентина ролен мәдәният хезмәткәре Ландыш Иванова, баласын алырга теләмәгән ананы студент кыз Гөлназ Нуриева башкарды. Фирия Гарипова, Наилә Сарманаева яшь әбиләр булдылар.

Биклән үзешчәннәре элегрәк халык театры исемен йөртсәләр дә, соңгы берничә елда сүлпән булдылар hәм менә яңадан халык театры исемен йөртүгә көрәшкә чыктылар. Без тамашачылар аларны бу исемгә лаек дип уйлыйбыз. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10