ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама хакимияте һәлак булган полицейский гаиләсенә ярдәм күрсәтергә әзер

23 март 2019, 12:10

Бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе янында саубуллашу чарасы үткәрелде.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Түбән Кама хакимияте һәлак булган полиция хезмәткәре Динар Саматов гаиләсенә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә шәһәрнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Шәһәр Динар гаиләсенә ярдәм итәргә әзер. Башкарырга кирәкле эшләрдән, әлбәттә, шәһәр баш тартмаячак», — дип ачыкладылар матбугат хезмәтендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, билгесез ир-ат урамда участок уполномоченные Динар Саматов янына килеп, кинәт арт яктан аның муенына берничә тапкыр пычак белән кадый. Авыр яралануга карамастан, полицейский һөҗүм итүчене тоткарларга омтыла, тик тиздән кан югалтудан аңын җуеп егыла. Полициянең ике хезмәткәре һөҗүм шаһиты булган, алар Саматовка ярдәмгә ташланган.

Динар Саматов белән хушлашу бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе янында башланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10