ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәү педагогика университетында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды

23 март 2019, 11:15 , Фото: соцсети

Мәскәү педагогика университетында танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды Ринат Мөхәммәдиев татар, рус һәм башка телләрдә нәшер ителгән утыздан артык китап авторы.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). В.И. Ленин исемендәге Мәскәү педагогика дәүләт университетында танылган Россия язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән иҗади очрашу узды. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы хәбәр итә.

Ринат Мөхәммәдиев татар, рус һәм башка телләрдә нәшер ителгән утыздан артык китап авторы булып тора. Ил укучыларына аның «Ак кыялар турында хыял», «Кенәри читлек кошы» , «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Алланың кашка тәкәсе» һәм башка романнары яхшы билгеле.

Ринат Мөхәммәдиев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара премиясе, Азия Һәм Африка илләренең «Лотос» премиясе, А. Платонов исемендәге һәм М. Шолохов исемендәге халыкара премияләр лауреаты.

Шулай ук «Татар дөньясы» федераль газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәүнең «Заман» нәшрият йорты директоры булып тора. Талантлы һәм зирәк язучы укучылар, студентлар һәм укытучылар белән кызыклы әңгәмәдә бүгенге тормышның катлаулы, кискен проблемаларын да кузгатып, фикерләре белән дә уртаклашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10