ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында ана капиталының 85 проценты кулланылган

23 март 2019, 03:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районында ана капиталының 85 проценты кулланылган Районда унлап гаиләгә әлеге акчалар балалар бакчасына түләүгә бирелә.

(Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 2007 елдан башлап 1336 гаилә ана капиталы сертификатына ия булып, әлеге дәүләт ярдәменең 85 проценты кулланылган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Кызганыч, әлеге капитал ияләренең саны елдан-ел кимүе күзәтелә. Үткән ел аны 51 гаилә алган, 2017 дә - 60. Әлеге программа эшли башлаган елда (2007 дә) - 132, ә 2009 елда 137 гаиләгә сертификат тапшырганнар.

-Күпчелек бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота, соңгы елларда балаларының укуына түләүчеләр дә күбәйде, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.

Районда унлап гаиләгә әлеге акчалар балалар бакчасына түләүгә бирелә. Аз керемле ике гаиләгә капитал акчаларыннан аларның исәп-хисап счетына ай саен 8840 ар сум күчерелә. Үткән ел аның күләме 8490 сум иде. Безнең районда ана капиталын әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешенә күчерүче юк.

2018 ел ахырында һәм агымдагы елның ике аенда икенче яки аннан соңгы балаларын тапкан тугыз гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы 453 мең 26 сум тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10