ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

23 март 2019, 06:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнәдә язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр Быелгы язгы кыр эшләрендә 117 тырма агрегаты, 48 культиватор катнашыр дип фаразлана.

(Әтнә, 23 март,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнәдә язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Быелгы язгы кыр эшләрендә 117 тырма агрегаты, 48 культиватор катнашыр дип фаразлана, шул исәптән 26сы аммиак суы кертәчәк. Ә чәчкечләргә килсәк, быел өстәмә рәвештә яңа чыккан “СЗМ-400” маркалы 5 агрегат та җәлеп ителә. Элекке “СЗП-3,6” һәм “СЗ-3,6” маркалы 14 агрегат та катнаша. Болардан тыш, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгының “Амазоне” чәчү агрегаты да басуда булачак.

Узган ел исә язгы кыр эшләрендә 12 чәчү комплексы катнашты. Яңа “КПК-990” маркалыларны аерым әйтеп китү урынлы булыр.

«Боларның төп өстенлеге шул – безнең илдә җитештереләләр. Запас частьләр табу, кирәк булса ремонтлау ягыннан проблема булмаячак, – дип саный районның механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев.

Бу комплексның башка өстенлекләрен дә телгә алу урынлы булыр. Ул берьюлы 10 метрга якын җирне эшкәртеп, чәчеп, аммиак суы кертеп бара. Өстәвенә, үзебезнеке булгач, бәясе дә чагыштырмача арзан.

Каток агрегатлары да язгы кыр эшләренә әзер. Быел элекке типтагы 25 “ЗККШ-6” агрегаты, күтәрелә торган 6 “ККЗ-92” агрегаты була.

– Әлегә аларны агрегатлаштыру бара. Ә әзерлекне карап чыгу һәм кабул итү срогы аерым билгеләнәчәк, – ди баш белгеч, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10