ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камадан Симферопольгә рейслар ачылачак

23 март 2019, 05:00 , Фото: архив/Михаил Захаров

Түбән Камадан Симферопольгә рейслар ачылачак Билетларны авиакомпания һәм "Бигеш" аэропорты сайтларында сатып алырга мөмкин.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Җәйге чорда "Нордавиа" авиакомпаниясе Түбән Каманың "Бигеш" аэропортыннан Симферопольгә рейслар ача. Очышлар агымдагы елның 6 июненнән 29 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очышлар Boeing 737-500 лайнерларында пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак:

Симферопольдән - 9. 05 сәгатьтә - Бигештә - 11. 50 сәгатьтә.

Бигештән - 12.50 сәгатьтә - Симферопольдә - 15.45 сәгатьтә.

Билетларны авиакомпания һәм "Бигеш" аэропорты сайтларында сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат 8-800-200-18-19 телефоны аша (Россия буенча шалтырату бушлай).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10