ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада Өченче буын университеты студентлары компьютерда эшли белү осталыгын күрсәтте

23 март 2019, 08:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Өченче буын университеты студентлары компьютерда эшли белү осталыгын күрсәтте Бәйге җиңүчесе исә Түбән Каманы финал ярышларында Казанда тәкъдим итәчәк.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Түбән Камада "Компьютер Land: "Өченче буын - 2019" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Ярышта Өлкән буын университетының 18 вәкиле катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Бәйгедә катнашучылар тест рәвешендәге тематик ребуслар чишәргә, "Word" программасында текст җыярга, презентация ясый белү осталыгын күрсәтергә тиеш иделәр. Моннан тыш, компьютерда эшли белү осталыгын тикшерү өчен башка биремнәр дә файдаланылды, әйтик, фатирның техпаспортын әзерләү бәясен ничек белергә, техник инвентаризация бюросына электрон гаризаны ничек тутырырга һ.б.

 

"Компьютердан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Бу онлайн-түләүләр дә, дуслар, балалар белән белән язышу да", - ди пенсионерлар берлеге рәисе Тәгъзимә Садыйкова.

 

Бәйге җиңүчесе исә Түбән Каманы финал ярышларында Казанда тәкъдим итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10