ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“УНИКС” баскетболчылары Европа кубогы өчен көрәштән төшеп калды

22 март 2019, 21:08 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

“УНИКС” баскетболчылары Европа кубогы өчен көрәштән төшеп калды “УНИКС” – “Валенсия” очрашуы Казан спортчыларының җиңелүе белән тәмамланды.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 22 март кичендә Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Европа кубогының ярымфинал этабының икенче уенында Испаниянең “Валенсия” командасына җиңелде. Уен Казанда “Баскет-холл”да узды.

Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы 7 очкога калышты – 16:23.

Икенче чиректә Казан баскетболчылары артка калышуны киметте – 36:39.

Өченче чиректә дә “УНИКС” “Валенсия”не куып җитә алмады – 52:56.

Дүртенче чиректә дә Казанның “УНИКС” командасы алга чыкмады – 73:79.

Ярымфиналның беренче уенында Испаниянең “Валенсия”се “УНИКС”ны 69:64 исәбе белән җиңгән иде. Шулай итеп, “УНИКС”, ярымфиналның ике уенында да җиңелеп, Европа кубогы өчен көрәштән төшеп калды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10