ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстанда Алтын Урда батырлары булып киенеп Нәүрүз бәйрәмендә катнашканнар

22 март 2019, 20:49 , Фото: inform.kz

Казахстанда Алтын Урда батырлары булып киенеп Нәүрүз бәйрәмендә катнашканнар Бәйрәмдә эпос, риваять һәм әкият геройлары киемнәрен кигән ике меңләп кеше катнашты.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Нәүрүз бәйрәмендә Казах эпослары һәм әкиятләре геройлары Алма-Ата урамнары буйлап узды. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Эпос, риваять һәм әкият геройлары киемнәрен кигән ике меңләп кеше Алма-Атаның үзәк урамнары буйлап йөрде.

«Быел казах эпослары һәм әкиятләре геройлары катнашында беренче парад узган. Бәйрәмдә Алтын Урда батырлары, Алтын кеше, ханнар, цирк артистлары һәм төрле халык вәкилләре катнашты. Бу - бердәмлек бәйрәме. Казахстанда яшәүчеләрне искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз», - диелгән хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10