ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр

22 март 2019, 19:10 , Фото: МВД России по РТ

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр Билгесез ир-ат бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек бинасы янында участок полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр.

«Бүген иртән хезмәт вазифасын үтәгәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарә хезмәткәре полиция майоры Динар Саматов фаҗигале төстә һәлак булды», – дип сөйләделәр полициядә.

Динар Саматов 1985 елда туган, 2007 елның октябрендә эчке эшләр органына эшкә кергән. Соңгы вакытта ул полиция өлкән участок уполномоченные вазифасында хезмәт куйган.

Җитәкчелек тарафыннан Динар Саматовның аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән өчен бүләкләнгән булуын әйттеләр. Полиция хезмәткәренең хатыны калган, балалары юк.

  • Бүген иртән билгесез ир-ат полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Җинаятьчене икенче полиция хезмәткәре корал ярдәмендә туктаткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10