ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада полицейскийга һөҗүм итү видеосы чыкты

22 март 2019, 18:17 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Түбән Камада полицейскийга һөҗүм итү видеосы чыкты Ир-ат участок полицейскиеның муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Түбән Камада полицейскийга һөҗүм итү төшерелгән видео чыкты. Видео социаль челтәрләрдә  таралган.

Видеода участок уполномоченные юлга арты белән басып тора. Шул вакытта аның артыннан билгесез ир-ат килә, очраклы узып баручының китүен көтеп тора. Аннары полиция хезмәткәренең муенына берничә тапкыр пычак белән кадый.

Полицейский һөҗүм итүчегә ташлана һәм аны тоткарларга тырыша. Әмма полиция хезмәткәре егыла һәм җинаятьче чабып китә.

  • «Татар-информ» бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек бинасы янында полицейскийга һөҗүм ясалу турында хәбәр иткән иде. Фаҗига нәтиҗәсендә полиция хезмәткәре һәлак булган, икенче полиция хезмәткәре һөҗүм итүчегә аткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10