ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады

22 март 2019, 18:00 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады Татарстан Президенты котлау телеграммасында спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын әйткән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы һәм аның тренеры Этери Тутберидзены  Япониянең Сайтама шәһәрендә узган Дөнья чемпионатында җиңү белән котлады. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алинә, планетадагы иң көчле фигуралы шуучы булуын раслап, җиңүләр яулавын дәвам итә», — диелгән котлау телеграммасында. Татарстан Президенты спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын белдергән.

Ул шулай ук Этери Тутберидзеның профессиональлеген һәм тренерлык талантын да билгеләп үткән, чөнки чемпионнар һәм ярышлар призерлары булган фигуралы шуучылар – аның укучылары.

«Сезнең белән бергә горурланабыз һәм шатланабыз. Сезгә яңа казанышлар һәм зур уңышлар телибез», — дигән Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10