ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия вице-премьеры Алабугада МС-21 самолетлары өчен композитлар җитештерүгә бәя бирде

22 март 2019, 17:34

Росатомның «Алабуга-Волокно» бүлендек компаниясе урта магистраль пассажир самолеты өчен материаллар белән тәэмин итүчеләрнең берсе.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Россия вице-премьеры Юрий Борисов «Алабуга» махсус икътисади зонасында композит материаллар чыгара торган «Алабуга-Волокно» заводында булды. Биредә МС-21 самолеты өчен җитештерелә торган продукциягә югары бәя бирде. Юрий Борисовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатып йөрде.

«Америка компанияләре самолетның композит канатын ясау өчен материаллар белән тәэмин итүдән баш тартты. Барлык материалларны үзебезнеке белән алмаштыру һәм Россия үрнәкләрен чыгару өчен чаралар күрделәр. Бу безгә самолет канатының конструкциясен яңадан проектлау кирәк түгел дип өметләнү мөмкинлеге бирә», – диде Юрий Борисов предприятиедә булганнан соң.

Росатомның «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы заводы МС-21 самолеты өчен композит материаллар белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Яңа урта магистраль самолетның база сертификатын киләсе елда алырга мөмкин диде вице-премьер журналистларга.

«Без 2020 елда сертификацияләүне тәмамларга һәм 2021 елда серияле җитештерү оештырырга уйлыйбыз. “Аэрокомпозит” предприятисендә әзер элементлар күрдек, самолет канатының кайбер өлешләре Америка чыгарган материаллардан башка әзерләнгән», – диде Юрий Борисов.

Вице-премьер сүзләренчә, МС-21 самолетына Россиядә генә түгел, дөнья буйлап ихтыяҗ зур булачак. «Россиядә бу самолетка ихтыяҗ 760 чамасы үрнәк тәшкил итә. Шуңа күрә безгә типны сертификацияләүне срокта тәмамлау һәм серияле җитештерүне оештыру мөһим», – диде ул.

  • МС-21 самолеты эчке һәм халыкара линияләрдә пассажирларны һәм йөк ташу өчен билгеләнгән. Урта магистраль самолетын ясау проектын Иркутск авиация заводы илнең әйдәп баручы предприятиеләре белән бергә алып бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10