ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан янындагы авариядә «Мазда» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган

22 март 2019, 09:14 , Фото: Равиль Мукменов

Казан янындагы авариядә «Мазда» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген иртән Лаеш районында килеп чыккан.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казан янындагы авариядә «Мазда» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Лаеш районында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мазда» автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Исузу» йөк машинасы белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җиңел машинаның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10