ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада мәктәп укучылары машина йөртү осталыгында көч сынашты

21 март 2019, 23:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада мәктәп укучылары машина йөртү осталыгында көч сынашты Ярышта беренче урынны "Автолидер - А" автомәктәбе алды.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Түбән Камада 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында машина йөртү осталыгына ярыш үткәрелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Өлкән сыйныф укучылары һәм көллиятләрдә белем алучы беренче курс студентлары ярышның теория өлешендә компьютерда тест уздылар, ә гамәли өлештә "Европарковка", "Бокска арт белән керү", "90 градуска борылу", "Эстакада", "Змейка", "Стоп-линия" кебек биремнәр башкардылар.

Әлбәттә, биремнәрне үтәү җиңелләрдән булмады, шулай да әлегә кулларында машина йөртү таныклыгы булмаган егетләр-кызлар өчен бу - зур тәҗрибә һәм үз-үзеңне сынап карау.

 

Командалар арасында җиңүчеләр: 1нче урында– "Автолидер - А" автомәктәбе, 2нче урында – Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, 3нче урында – агросәнәгать көллияте.

 

Катнашучылар арасында җиңүчеләр: 1нче урында - Раил Динмөхәммәтов, "Автолидер -А" автомәктәбе, 2нче урында – Кәрим Фәрхетдинов, " Автолидер - А" автомәктәбе;

3нче урында - Евгений Аввакумов, Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10