ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе тәкъдим ителде

21 март 2019, 20:11 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе тәкъдим ителде Мәскәү милләтләр йортының биш залында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең йөздән артык эше куелган.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Мәскәү милләтләр йортында «Яз палитрасы» күргәзмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Экспозиция Мәскәү милләтләр йортының биш залында урнашкан. Анда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең йөздән артык эше тәкъдим ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Ачылу тантанасында Мәскәү милләтләр йорты директоры урынбасары Алексей Дрожжин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты.

Эмиль Фәйзуллин үзенең сәламләү сүзендә күпмилләтле Татарстан үзенең бай тарихы, инновацион технологияләре, спорт, шулай ук сәнгать өлкәсендә билгеле булуын әйтте. «Ел дәвамында Берлек республика территориясендә, шулай ук аннан читтә 30дан артык эре күргәзмә оештырды. Бу матурлык белән Мәскәүдә танышу мөмкинлеге тудырган өчен Рәссамнар берлегенә рәхмәт әйтәсе килә», - диде ул.

Шулай ук Эмиль Фәйзуллин Мәскәү Милләтләр йорты җитәкчелегенә заллар бирүләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу безне, төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган йорт. Мондый кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сезгә», - диде вәкаләтле вәкил урынбасары.

5 апрельгә кадәр эшләячәк күргәзмәдә рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, кече пластик скульптуралар, карикатуралар тәкъдим ителә.

Картиналар авторлары - Татарстан Республикасының халык рәссамнары, Россиянең атказанган рәссамнары, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре. Алар Мәскәү, Казан, Чебоксар, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка шәһәр вәкилләре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10