ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова милли театрлар буенча экспертлар булмау проблемасы турында әйтте

21 март 2019, 18:27 , Фото: Рамиль Гали

Ирада Әюпова милли театрлар буенча экспертлар булмау проблемасы турында әйтте Татарстанга төрле театр фестивальләре һәм лабораторияләренә чакырылган белгечләрнең милли драматургияне һәм спектакльләрне аңламау күренешләре була.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, милли театр сәнгатенә бәйле иң кискен проблемаларның берсе – милли театрлар буенча экспертлар юклыгы. Бу хакта ул “Нәүрүз” театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мәдәният белән идарә итү системасында нинди генә яхшы белгечләр эшләмәсен, аларның карарлары экспертлар фикеренә таянып чыгарылырга тиеш. Бүген иң кыены – экспертлар табу. Алар юк дәрәҗәсендә”, - диде ул. Министр фикеренчә, фестиваль миссияләренең берсе - экспертларны җәлеп итү һәм аларга төрки театрлар үзенчәлеген аңлату.

“Рус драма театры классик мәктәбе үрнәгендә куелган спектакль төрки театр эксперты тарафыннан башкача кабул ителергә мөмкин. Бу үзенчәлекләргә сәнгать белгечләре бик җаваплы карарга тиешләр. Бу аспект бик әһәмиятле”, - дип дәвам итте Ирада Әюпова һәм алга таба да бу проблемага игътибарлы булачагын әйтте.

“Милли театрлар буенча экспертлар юк, - дип министр сүзен куәтләде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. - Башкаладан эксперт килә дә, 3 минут эчендә безнең йөз ел дәвамында барлыкка китерелгәнне бәяләп куя. Ул контекстны белми”.

Татарстанга төрле театр форумнары, фестивальләре һәм лабораторияләренә чакырылган белгечләрнең милли драматургияне һәм спектакльләрне аңламау күренешләре булды. Бу хәл аеруча TAT CULT LAB театр лабораториясендә ачык чагылды. “Тантана” республика театр премиясе экспертлар комиссиясендә дә милли театр белгечләре юк дәрәҗәсендә.

  • XIV Халыкара төрки театрлары фестивале быел 1 – 8 июнь көннәрендә үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10