ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Әтнә кызы “Росгвардия чибәре-2019” конкурсында әлегә икенче урында

21 март 2019, 18:03 , Фото: Росгвардиянең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте

Әтнә кызы “Росгвардия чибәре-2019” конкурсында әлегә икенче урында "Икенче урынны алсам да, бик шатмын", - диде Энҗе Гатауллина.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәре Энҗе Гатауллина “Росгвардия чибәре-2019” фотоконкурсында катнашкан. Хәзерге вакытта тавыш бирү буенча ул икенче урында тора. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

35 яшьлек Энҗе Гатауллина идарәнең Арча шәһәрендә урнашкан лицензия-рөхсәт бирү бүлеге инспекторы булып эшли, белеме буенча - юрист. Бүгенге көндә гаиләсе белән Әтнә районында яши. Аның яраткан шөгыльләре бик күп - спорт ярата, үзешчән театрда да уйный. 

“Инстаграм социаль челтәрендә әлеге конкурсны күреп алдым. Үземне сынап карар өчен, катнашырга булдым. Берничә фотографиямне җибәрдем. Шулар арасыннан бер фото 15 меңнән артык тавыш җыйды. Хәзерге вакытта тавыш бирүләр туктатылды, аларның дөреслеген тикшерәләр. Мин әлегә икенче урында торам. Бу урында калсам да, бик шатмын”, - диде Энҗе.

Татарстаннан бу фотоконкурста барлыгы сигез кыз катнашкан.

  • РФ Милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы һәм «Комсомольская правда-Түбән Новгород» матбугат хезмәте Идел буе федераль округында Росгвардиянең иң матур хезмәткәрен сайлау конкурсын игълан иткән. Ай дәвамында конкурска хәрби хатын-кыз хезмәткәрләр үз фоторәсемнәрен тәкъдим иткән. Бәйгегә йомгак иртәгә ясалачак.
  • 2017 елдан башлап 27 март - Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. 1996 елдан 2016 елга кадәр бу көн Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр көне дип аталды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10