ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда татар яшьләрен ZAMAN Татар блогинг мәктәбенә чакыралар

21 март 2019, 16:53

Мәктәптә социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру турында сөйләячәкләр.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Казанда 5-7 апрель көннәрендә II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» ачыла.  Мәктәптә социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру осталыгына өйрәтәчәкләр. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Чараны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.  Бирегә татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре чакырыла. 

"Бүгенге үсеш заманында яшьләр арасында интернет алып торган урын бик зур. Яшь буынның төп мәгълүмат алу чарасы булган социаль челтәрләрне игътибарсыз калдырып булмый. Бу уңайдан татар блогерларының үсеше өчен шартлар тудыру да мөһим", диелгән бу хәбәрдә.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырыла: кадр куелышы, таргетинг, сөйләм куелышы һ.б. Шулай ук Казан шәһәрендәге мәдәни чараларга бару, танылган шәхесләр белән очрашу да каралган.

Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Үзен иң актив күрсәткән кешене танылган татар блогерлары үз карамагына алачак. Мәктәптә катнашу өчен 1 апрель көненә кадәр заявканы тутыру кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10