ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нәүрүз бәйрәме көнендә Казанда журналистларга “Нәүрүз” фестивале турында сөйләделәр

21 март 2019, 17:00 , Фото: Рамиль Гали

Нәүрүз бәйрәме көнендә Казанда журналистларга “Нәүрүз” фестивале турында сөйләделәр XIV Халыкара төрки театрлары фестивале быел традицион вакытында - 1 – 8 июнь көннәрендә үтә.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Нәүрүз” төрки театрлары халыкара фестиваленә багышланган матбугат конференциясен Мәдәният министрлыгы бүген - Нәүрүз бәйрәме көнендә үткәрде. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал театрының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев белән директоры Илфир Якупов фестиваль яңалыклары белән таныштырды.

Киләчәктә фестиваль дә шушы вакытта үткәрелүе мөмкин.

  • XIV Халыкара төрки театрлары фестивале быел традицион вакытында - 1 – 8 июнь көннәрендә үтә. Фестиваль программасында 29 театр. Болар – Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан һәм Россиянең милли театрлары. Төрки театр булмаса да, фестивальгә Таҗикстан театры да киләчәк. 1 июньдә фестиваль Таҗикстанның К.Хуҗанди исемендәге музыкаль комедия театры спектакле белән ачыла.

“Бу фестивальдә катнашу өчен чын конкуренция бара. Спектакльләр инде сайланып, программа формалаштырылган булса да, хәзергә кадәр катнашырга теләк белдереп шалтыратучылар бар. Кайбер республикалар бер генә түгел, берничә театр коллективын җибәрергә тели”, - ди Ирада Әюпова.

Фестивальнең махсус кунагы – Румыния театры. Спектакльне Красноярск режиссеры Роман Феодори куйган. Фестивальдә Татарстаннан Әлмәт, Минзәлә, Кариев драма театрлары һәм Чаллы курчак театры катнаша. Камал театры үзе фестиваль кысаларында Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу?” спектаклен күрсәтә.

Илфир Якупов әйтүенчә, фестивальгә Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы булыша. РФ һәм ТР театр әһелләре берлеге катнаша. Фестивальнең бюджеты быел арткан. Ул 10 млн 500 мең сумны тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10