ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге яңа илчесе Мәхмәт Самсарны Болгар һәм Зөягә чакырды

21 март 2019, 15:42 , Фото: tatarstan.ru

Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге яңа илчесе Мәхмәт Самсарны Болгар һәм Зөягә чакырды Мәхмәт Самсар Төркиянең Россиядәге яңа илчесе сыйфатында Татарстанга беренче тапкыр килде.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашып, аңа «Яңарыш» фонды проектлары хакында сөйләде. Минтимер Шәймиев Мәхмәт Самсарны Болгар һәм Зөя белән танышырга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шәймиев «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турындагы экспозиция тәкъдим итте һәм «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, Болгар ислам академиясе төзелеше хакында сөйләде. Ул Мәхмәт Самсарны әлеге изге урыннар белән танышырга чакырды. Мәхмәт Самсар чакыруны кабул итте», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Дәүләт киңәшчесе татарстанлыларның Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең кадерен белүен һәм ике якка да файдалы элемтәләрне җайга салырга омтылуын билгеләп үтте. «Иң мөһиме – ике тугандаш халык арасында үзара аңлашу бар. Бу – телләр һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, төрки дөньяның бердәмлеген ныгытуда ярдәм итәчәк мирас», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

Мәхмәт Самсар 2018 елның декабрендә Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнде. Илче искәртеп үткәнчә, Төркиянең Россиядәге илчелеге Татарстанда икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә генә түгел, мәдәният, фән, туризм тармагында да эшчәнлек алып барырга тели.

Очрашу ахырында Мәхмәт Самсар Татарстан Дәүләт киңәшчесенә җылы кабул иткәне, кызыклы фикерләре һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Төркиянең Россиядәге илчелегенең Татарстан һәм Төркия арасындагы элемтәләрне ныгытуда ярдәм итәчәгенә ышандырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10