ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Франциядә Airbus Helicopters заводы белән танышачак

21 март 2019, 15:21 , Фото: архив/Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Франциядә Airbus Helicopters заводы белән танышачак Очрашуда Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров һәм «Россия вертолетлары» АҖнең башкаручы директоры Михаил Рыбаков та катнаша.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциядә, Airbus Helicopters заводында булып, компания җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүген Рөстәм Миңнеханов Франциягә рәсми сәфәр белән килгәч, Airbus Helicopters компаниясендә булачак. ТР Президенты белән бергә компания җитәкчелеге белән очрашуда «Россия вертолетлары» АҖнең җитештерү буенча башкаручы директоры Михаил Рыбаков, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Юрий Пустовгаров та катнашачак, - диде Лилия Галимова. - Алар предприятие белән хезмәттәшлек вариантлары хакында фикер алышачак».

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Франциягә юл тотты. Иртәгә ул Марсель шәһәрендә узачак эшлекле форумда катнаша, анда берничә меморандумга кул куелачак. Татарстан делегациясе сәфәр ахырында технопарк (аның мәйданчыгында авиакосмик сәнәгать предприятиеләре эшли) белән танышырга ниятли.

  • Airbus Helicopters – дөньяда вертолетлар җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы компанияләрнең берсе. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10