ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Төркиянең Россиядәге илчесе KazanSummit-2019 халыкара икътисади форумында катнашачак

21 март 2019, 14:42 , Фото: tatarstan.ru

Төркиянең Россиядәге илчесе KazanSummit-2019 халыкара икътисади форумында катнашачак Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсар бүген иртән Казанга килде һәм Казан Кремлендә Татарстан Президенты белән очрашты.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсар KazanSummit-2019 халыкара икътисади форумында катнашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Мәхмәт Самсар әфәнде республикабызны җентекләбрәк өйрәнергә теләвен әйтте. Ул бирегә Төркия делегациясе составында KazanSummit форумында катнашу өчен килергә ниятли. Ул Рөстәм Миңнехановтан республиканың сәнәгый һәм икътисади потенциалын өйрәнү мөмкинлеген оештыруны сорады», - диде ул.

Төркиянең Россиядәге илчесе бүген иртән Казанга килде һәм Казан Кремлендә Татарстан Президенты белән очрашты.

«ТР Президенты аерым программа әзерләнәчәген вәгъдә итте. Аның буенча Самсар әфәнде безнең предприятиеләр белән таныша, Төркия инвесторлары белән аралаша һәм Татарстан белән тагын да җентекләбрәк таныша алачак», - диде Лилия Галимова.

KazanSummit-2019 халыкара икътисади форумы 24-26 апрельдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10