ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Төркия Республикасы сәүдә министры Татарстан Президентын эш сәфәре белән Төркиягә чакырды

21 март 2019, 13:03 , Фото: архив

Төркия Республикасы сәүдә министры Татарстан Президентын эш сәфәре белән Төркиягә чакырды Бүген Казанга килгән Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсар Рөстәм Миңнеханов адресына хат тапшырды.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төркия Республикасы сәүдә министры Рухсар Пекджан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны эш сәфәре белән Төркиягә чакырды. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Төркиянең Россиядәге илчесе Төркия Республикасы сәүдә министры исеменнән Рөстәм Миңнеханов адресына, якын көннәрдә Төркиягә килергә чакырып, хат тапшырды», - диде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Төркиянең Россиядәге яңа илчесен кабул итте. Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты республика белән кызыксынганы өчен илчегә рәхмәт белдергән һәм Төркия инвесторларының бик ышанычлы булуын билгеләп үткән.

«Илче Казанга ярты көнгә генә килде. Ул иртәнге тугызда – Рөстәм Миңнеханов, унда Минтимер Шәймиев белән очрашты. Илче Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле белән дә танышырга өлгерде», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Төркиянең Россиядәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар үз вазифаларына быелның 14 гыйнварында керешкән. Бу ялларда ул Уфада Башкортстанның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10