ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда туып үскән Камил Кашев Башкортстан прокуроры итеп билгеләнгән

21 март 2019, 13:49

Республиканың яңа прокуроры кандидатурасын бүген Корылтайның профиль комитеты утырышында раслаганнар.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Генераль прокуратураның дәүләт гаепләүчеләре идарәсенең элеккеге башлыгы, Татарстанда туып үскән Камил Кашев Башкортстан прокуроры итеп билгеләнгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Республиканың яңа прокуроры кандидатурасын бүген Корылтайның профиль комитеты утырышында раслаганнар. Депутатларның күпчелеге Камил Кашев кандидатурасын яклап тавыш биргән.

  • Камил Кашев 1973 елда Татарстанда туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Прокуратура органнарындагы хезмәт юлын 1995 елда бер районның прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлаган. 2013 елдан РФ Генераль прокуратурасының Баш җинаять-суд идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10