ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Истанбулда пассажир автобусы җәяүлеләрне бәрдергән

21 март 2019, 11:00

Һәлакәттә берничә кеше зыян күргән.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Бүген Истанбул районнарының берсендә пассажир автобусы җәяүлеләрне бәрдергән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Җирле NTV телеканалы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Бәязит районында булган. Җәмәгать транспорты тукталышында автобус идарәне югалта һәм биш автомобильгә, аннан тукталышка бәрелә.

Телеканал мәгълүматлары буенча, берничә кеше зыян күргән, әмма аларның саны аныкланмый. Яралыларны хастаханәгә ашыгыч ярдәм машиналарында алып киләләр, кайберләренә шунда ук ярдәм итәләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10