ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Яңа Зеландия радиосы һәм телевидениесе мәчетләрдәге азанны туры эфирда күрсәтәчәк

21 март 2019, 10:45

Шул рәвешле, Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә җомга намазына җыелачак мөселман җәмгыяте әгъзаларына теләктәшлек белдерергә ниятли.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Яңа Зеландия радиосы һәм телевидениесендә, Крайстчерч шәһәрендәге теракт корбаннарын искә алып, мәчетләрдәге азанны турыдан-туры трансляцияләчәкләр. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары Яңа Зеландия премьер-министры Джасинда Ардернның белдерүенә сылтама белән шулай дип яза. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Шул рәвешле, Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә җомга намазына җыелачак мөселман җәмгыяте әгъзаларына теләктәшлек белдерергә ниятли.

Ардерн җомга көнне илдә теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алачакларын әйтте һәм хатын-кызларны мөселманнарга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән хиҗаб кияргә чакырды.

  • 15 мартта Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендәге Нур һәм Линвуд мәчетләренә кораллы һөҗүм булды. Нәтиҗәдә, 50 кеше һәлак булды һәм тагын шуның кадәре яраланды. Яңа Зеландия премьер-министры һөҗүмне теракт дип атады.
     

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10