ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Касыйм шәһәрендә ханбикә Сөембикә исемендәге сквер ачылачак

21 март 2019, 10:11

Скверда төзелеш эшләре июль-августта тәмамланыр дип планлаштырыла.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә ханбикә Сөембикә исемендәге сквер ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Рязань өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев сөйләде.

Аның әйтүенчә, сквер төзү уе 2015 елда ук туа. “Идеяне академик Индус Таһиров һәм Санкт-Петербургтан татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Әлфия Рәхмәтуллина бирде”, - диде Илдар Бикуев.

“Без шушы бөек хатын-кызның исемен мәңгеләштерүгә таба бардык. Санкт-Петербург скульпторы Вениамин Сидоренко Сөембикә сынын ясады. Без федераль финанс чараларына сквер булдырабыз. Шулай ук, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Рязань өлкәсе Территориаль берәмлекләр эшләре министрлыгы грантын да җиңдек”, - диде.

Илдар Бикуев сүзләренчә, апрельдә подряд оешмалары эшенә тендор игълан ителәчәк. Скверда төзелеш эшләре июль-августта тәмамланыр дип планлаштырыла. “Сөембикәгә бронза һәйкәл дә кую да ниятләнә. Татарстан да ярдәм итәр дип уйлыйбыз”, - диде.

Әңгәмәдәш Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә багышлап конференция үткәрелгәнен, анда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстаннан галимнәр катнашканын искәртте. Анда Сөембикәнең гомеренең соңгы елларын кайда үткәргәне турында сөйләшеп, гомерен Касыйм шәһәрендә тәмамлаган һәм шунда җирләнгән дигән нәтиҗәгә килгәннәрен әйтте.

  • Касыйм - Россиядә иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1152 елда Юрий Долгорукий нигез салган. 1452 елда исә шәһәр Касыйм ханга бирелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10