ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Оренбургта «Татар кызы-2019» җиңүчесен ачыкладылар

21 март 2019, 09:43 , Фото: tatar-congress.org

Оренбургта «Татар кызы-2019» җиңүчесен ачыкладылар Конкурсантларны сайлап алганда, аларның татарча иркен сөйләшә белүенә, традицияләр һәм йолаларны, татар мәдәнияте тарихын белүенә басым ясалды.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Оренбург шәһәрендә «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар. Илсөяр Гомәрова Оренбург шәһәренең «Татар кызы-2019» исеменә лаек булды. «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесе ярымфиналында төбәкне нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Оренбург шәһәре, Сакмар, Әсәкәй, Переволоцкий, Пономаревка һәм Илек районнарыннан килгән 10 кыз үз осталыкларын күрсәтте.

Конкурсантларны сайлап алганда, аларның татарча иркен сөйләшә белүенә, татар халкының традицияләрен һәм йолаларын, татар мәдәнияте тарихын белүенә басым ясалды.

Бәйгенең бурычлары һәм максатлары талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, тышкы матурлык, әхлакый-рухи сыйфатлар һәм эрудицияне гармоник төстә берләштергән заманча хатын-кыз идеалы образын танытудан гыйбарәт булды.

Чараның конкурс программасы кызлар белән танышу, дефиле, интеллектуаль бәйге, Оренбург өлкәсенең танылган татар хатын-кызлары белән танышу, иҗади һәм кулинар бәйгеләрне үз эченә алды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр кызга номинация тапшырылды. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10