ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Костанайда Нурсолтан Назарбаев проспекты барлыкка килде

21 март 2019, 07:45

Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк проспект - шәһәрнең иң озын, матур урамнарның берсе.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Казахстан депутатлары Костанайда Абай проспектын Нурсолтан Назарбаев проспекты дип үзгәртү тәкъдимен бертавыштан хупладылар. Бу хакта "Казинформ" хәбәр итә.

Костанай урамнарының берсенә Абай исеме биреләчәк, кайсы урам икәне тиздән билгеле булачак, - диелгән хәбәрдә.

Абай проспекты - шәһәрнең иң озын, матур урамнарның берсе. Проспектта дәүләт биналары, дини урыннар, шулай ук популяр сәүдә-күңел ачу үзәкләре урнашкан.

  • 19 мартта Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китүен хәбәр итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10