ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көн саен 1,5 миллион сум акча керә

21 март 2019, 05:00 , Фото: Султан Исхаков/архив

Яңа Чишмә районында сөт сатудан көн саен 1,5 миллион сум акча керә Уртача сату бәясе – 1 килограмм өчен 23 сум тирәсе.

(Яңа Чишмә, 21 март, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 65 тоннага якын сөт сата.Сөт сатудан тәүлеклек керем 1,5 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хуҗалыкларның барысы да 2018 ел белән чагыштырганда сөтне күбрәк җитештерә башлаган. Район буенча сату 2018 елга карата 106 % тәшкил итә (4,5 тоннага күбрәк).

Сөт сату буенча “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Чаллы Башы, Акъяр бүлекчәләрендә, “Савельев А.А.”, “Вәлиев Ф.Р.” һәм “Нурхамәтов З.М.” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында күрсәткечләр яхшы.

Уртача сату бәясе – 1 килограмм өчен 23 сум тирәсе. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10