ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды

21 март 2019, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/aznakaylylarga-fatir-satyp-aluga-sertifikatlar-tapshyryldy-fotoreportazh

Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды Фатир сертификатларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

(Азнакай, 21 март, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда яшәүчеләргә фатир сатып алуга сертификатлар тапшырылды. Әлеге программа нигезендә быел гына да биш азнакайлы фатирлы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фатир сертификатларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

Районда яшәүче Рәмилә Нуретдинова, Назыйф Хафизов, Фәридә Гәрәева физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга каралган дәүләт программасы нигезендә фатир сатып алуга таныклык алып сөенде.

Фәридә Гәрәеваның әнисе Мөдирә Кәримованың да сөенече эченә сыймый: "Шатлыклы хәбәрне 2000 елдан бирле көттек. Алган фатирның куанычын күрергә язсын", – ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10